Ятимнәр йорты
Ятимнәр йорты | |
Эшчәнлек өлкәсе | педагогика[d] |
---|---|
Ятимнәр йорты Викиҗыентыкта |
Ятимнәр йорты яки балалар йорты — ятим калган кеше балаларының яшәүләре, шәхес буларак үсүләре һәм укулары өчен оештырылган уку-укыту оешмасы.
Табигый ата-аналар, һәм кайвакыт әби-бабайлар канун нигезендә балаларны үстерү өчен җаваплы булса, балаларны үстерү җаваплылыгын үзләренә алырга теләгән туганнар табылмаганда, балалар дәүләт әманәте булып кала. Ятимнәр йортлары шундый балаларны карау, урнаштыру һәм укыту өчен бер чара булып тора.
Россияда балалар йортларының түбәндәге төрләре каралган: тәрбияләнүчеләрнең яше (мәктәпкәчә, мәктәп яшендәге балалар өчен һәм катнаш), балаларның үсеш үзенчәлеге (гади, коррекция), корылышы (балалар йортлары, балалар йортлары-мәктәпләре, гаилә балалар йортлары, балалар авыллары) буенча.
Балалар йортлары балаларның гомерен һәм саулыгын саклау, аларны үстерү, укыту, үз аллы тормышка әзерләү мәсьәләләрен хәл итә дип санала. Балалар сабый йортларына, аерым шәхесләрдән һ. б. кабул ителә. Балалар биредә 18 яшкә кадәр яши ала. Урындагы үзидарәлек органнары составындагы опека һәм попечительлек органнары тәрбияләнүчеләрне уллыкка (кызлыкка) алу, патронат яки асрауга алучы гаиләләргә бирү мәсьәләсен хәл итә.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Keeping Children Out of Harmful Institutions: Why we should be investing in family-based care
- Closing Orphanages – There is another way to care for the most vulnerable children
- Rescued Orphans – World's Largest Directory Of Orphanages 2009 елның 14 октябрь көнендә архивланган.
- MyOrphanage.org – In Touch With Orphanages 2008 елның 15 май көнендә архивланган.
- Orphanage Review Board 2009 елның 19 гыйнвар көнендә архивланган.
- World orphanages website
- Aid to Vietnamese orphans 2010 елның 19 ноябрь көнендә архивланган.
- History of Beaver County Children's Home 2012 елның 27 июль көнендә архивланган.
- Remembering Children Homes and Orphanages 2010 елның 12 апрель көнендә архивланган.
Бу — Туганлык турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |