Эчтәлеккә күчү

Салават Галин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Салават Галин latin yazuında])
Салават Галин

Салават Галин
Тугач бирелгән исеме: Салават Әхмәдия улы Галин
Салауат Әхмәҙиә улы Галин
Туу датасы: 3 март 1934(1934-03-03)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, БАССР, Баймак районы, Гаделбай
Үлем датасы: 29 март 2010(2010-03-29) (76 яшь)
Үлем урыны: РФ, БР, Уфа
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: язучы, галим
Иҗат итү еллары: 1967-2010
Юнәлеш: фольклор
Жанр: фәнни мәкаләләр
Иҗат итү теле: башкорт теле
Дебют: «Еллар һәм җырлар» (1967)
Премияләр: Г. Сәләм премиясе (1968)

Салават Галин, Салават Әхмәдия улы Галин (баш. Салауат Әхмәҙиә улы Галин, 1934 елның 3 марты, ССРБ, РСФСР, БАССР Баймак районы, Гаделбай — 2010 елның 29 марты, РФ, БР, Уфа) – язучы, халык иҗатын өйрәнүче галим, Г. Сәләм премиясе лауреаты (1968). Филология фәннәре докторы (1995), профессор (1995), академик (1998). БАССР атказанган фән эшлеклесе (1980). ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1975).

1934 елның 3 мартында БАССР Баймак районы Гаделбай авылында туган. I Эткол җидееллык мәктәбен, Темәстә педагогика укуханәсен (1952), Стәрлетамакта педагогия институтын (1958), ССРБ ФА БФ Тарих, тел һәм әдәбият институты асприантурасын (1961) тәмамлый.

1952-1953 ел ларда Баймак районы Таулыкай мәктәбендә, 1958-1959, 1971-1987 елларда Стәрлетамакта педагогия институтында укыта (ассистент, доцент, кафедра мөдире, проректор). 1987 елдан Уфада мәгарифне үстерү институтында кафедра мөдире.[1]

Халык иҗатын җыю, бастырып чыгару, фәнни яктан өйрәнү өлкәсендә зур хезмәт куйган галим. Курган, Чиләбе, Екатеринбург, Пермь, Ырынбур, Самара, Сарытау өлкәләренә, БР районнарына оештырылган фольклор гыйльми сәяхәтләренә фәнни җитәкче булды. «Башкорт халык иҗаты» басмасында «Җырлар» бүлеген әзерләде. Уку әсбаплары, программалар, «БР мәдәнияты» дәреслеге авторы.[2]

  • Еллар һәм җырлар (1967)
  • Заман һәм фольклор (1972)
  • Башкорт фольклоры (1975)
  • Башкорт халкының җыр поэзиясе (1979)
  • Тел ачкычы халыкта (1993)
  • Тарих һәм халык поэзиясе (1996)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Г. Сәләм премиясе (1968) - «Еллар һәм җырлар» (1967) китабы өчен.
  • Россия һуманитар фәннәр академиясе академигы (1998)
  • БАССР атказанган фән эшлеклесе (1980)
  • РСФСР халык мәгарифе отличнигы (1980)