Марсель Миңнуллин
Марсель Миңнуллин | |
---|---|
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры | |
Вазыйфага керешкән 2023 елның 1 марты 2023 елның 6 февраленнән ― в.б. | |
Аңа кадәр | Марат Садыйков |
Республика клиник хастаханәсе баш табиб урынбасары | |
Вазыйфада 2010 ел – 2023 ел | |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 22 июнь 1974 (50 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Казан |
Сәяси фирка | Бердәм Россия |
Белем | Казан дәүләт медицина институты |
Марсель Мансур улы Миңнуллин (рус. Марсель Миннуллин яки рус. Миннуллин Марсель Мансурович, 1974 елның 22 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― хирургия буенча югары квалификация категорияле табиб, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры (2023 елның 1 мартыннан, 2023 елның 6 февраленнән ― в.б.), 2010-2023 елларда Республика клиник хастаханәсенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары, Татарстан Республикасының Атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты (2004).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1974 елның 22 июнендә Казанда табиблар гаиләсендә туган. [1] 1997 елда Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлаган. Югары уку йортын тәмамлагач, 1нче хирургия авырулары кафедрасында клиник ординатурада укулар уза.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Һөнәри эшчәнлеген Казанның 5нче шәһәр хастаханәсенең гнойлы хирургия бүлегендә башлый.
2000-2001 елларда ― РКХнең кабул итү бүлегенең табиб-хирургы булып эшли.
2001 елда ― КДМУның 1нче хирургия авырулары кафедрасына аспирантурага укырга керә.
2002 елда ― читтән торып уку формасына күчә, төп эш урыны булып РКХнең абдоминаль хирургия бүлеге тора.
2004 елда ― «Операциядән соң эчәк тоткарлыгы булган авыруларны диагностикалау һәм комплекслы дәвалау» (рус. «Ультрафиолетовое лазерное излучение в диагностике и комплексном лечении больных с воспалительными заболеваниями толстой кишки») темасына кандидатлык диссертациясен яклый. [2]
2010 елдан ― Республика клиник хастаханәсе баш табибының медицина өлеше буенча беренче урынбасары. Иң катлаулы ковид чорында ел ярым РКХнең вакытлыча йогышлы авырулар госпитален җитәкли.[3]
2023 елның 6 февраленнән ― Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры в.б.. [4]
2023 елның 1 мартыннан ― Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры[5]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарстан Республикасының Атказанган табибы
- Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты
- Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары
- «Ак чәчәкләр» премиясе лауреаты.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Алексей Лучников, Евгения Иванова. «Потяжелее будет, чем в операционной»: в год СВО минздрав РТ возглавил хирург Марсель Миннуллин. Бизнес-Онлайн, 6.02.2023(рус.)
- ↑ Луиза Игнатьева. Минздрав РФ согласовал его кандидатуру на пост главы Минздрава РТ. 2023 елның 6 февраль көнендә архивланган. Реальное время, 6.02.2023(рус.)
- ↑ Эвелина Киселева. Кто он – новый глава Минздрава РТ: что известно о Марселе Миннуллине. Татар-информ, 6.02.2023
- ↑ Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы итеп Марсель Миңнуллин билгеләнде. 2023 елның 6 февраль көнендә архивланган. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, 6.02.2023
- ↑ Марсель Миңнуллин Татарстанның сәламәтлек саклау министры итеп билгеләнде. Татар-информ, 1.03.2023
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Миннуллин Марсель Мансурович. 2023 елның 6 февраль көнендә архивланган. РКБ
- Лилиана Гарифуллина. Хирург с 20-летним стажем: что известно об и.о. министра здравоохранения Татарстана Марселе Миннуллине. KP.RU, 6.02.2023(рус.)
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- 22 июнь көнне туганнар
- 1974 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Казанда туганнар
- Pages using infobox officeholder with unknown parameters
- Гамәлдәге Татарстан хөкүмәте әгъзалары
- Татарстанның атказанган табиблары
- Медицина фәннәре кандидатлары
- Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаучылар
- Казан оешмалары җитәкчеләре
- Табиблар
- Министрлар