Эчтәлеккә күчү

Эль Греко

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эль Греко latin yazuında])
грек. Δομήνικος Θεοτοκόπουλος
Сурәт
Имза
Җенес ир-ат[1][2][3][…]
Ватандашлык  Королевство Кастилия и Леон[d]
 Винисә җөмһүрияте[d][2]
Тәхәллүс Theotocopuli, Dominico
Туу датасы 1 октябрь 1541(1541-10-01)[4][5]
Туу урыны Ираклион[d], Королевство Кандия[d][6]
Үлем датасы 7 апрель 1614(1614-04-07)[1][7][8][…] (72 яшь)
Үлем урыны Толедо, Королевство Кастилия и Леон[d][3]
Җирләнгән урыны Monastery of Saint Dominic of Silos[d]
Никахтан тыш партнёр Jerónima de Las Cuevas[d][9]
Балалар Теотокопули, Хорхе Мануэль[d]
Һөнәр төре рәссам, сынчы, мигъмар, архитектурный чертёжник
Эшчәнлек өлкәсе живопись[d]
Шәкертләр Луис Тристан[d] һәм Diego de Astor[d]
Активлык урыны Венеция[3], Рим[3], Мадрид[3] һәм Толедо[3]
Сәнгать юнәлеше испанский Ренессанс[d] һәм маньеризм[d][10]
Жанр портретная живопись[d], мифологическая живопись[d], дини нәкышь[d][3], иконопись[d], жанровая живопись[d][3], тарихи нәкышь[d][3], пейзаж[d][3] һәм портрет[d][3]
Нинди веб-биттә тасвирланган artsandculture.google.com/entity/%2Fm%2F011k6_
Әсәрләр җыентыгы Музей Бойманса-ван Бёнингена[d], Прадо[d], Чикаго сәнгать институты[d], Музей искусств Нельсона-Аткинса[d], Музей Тиссена-Борнемисы[d], Музей Гетти[d], Национальная галерея Виктории[d], АКШ Милли сәнгать галереясе[d], Шевитсә милли тасвирый сәнгать музее[d], Миннеаполис сәнгать музее[d], Дворец изящных искусств[d][11], Дөнья мәдәнияте милли музее[d][12], Фонд Василиса и Элизы Гуландрис[d][13], Коллекция Фрика[d][14], Метрополитен-музей[d], Госпиталь Тавера[d], Museum of Santa Cruz[d], Museo Diocesano de Cuenca[d], Королевская академия изящных искусств Сан-Фернандо[d], Museo Fundación Lerma[d], Cerralbo Museum[d], Государственный музей декоративного искусства (Буэнос-Айрес)[d], Museo Zuloaga[d], Уффици[d], Музей изящных искусств Севильи[d], Базельский художественный музей[d], Художественный музей Пикардии[d], Исторический музей Крита[d], Galleria nazionale di Parma[d], Национальные галереи Шотландии[d], San Telmo Museoa[d], Национальная галерея Ирландии[d], Музей искусств[d], Сент-Луисский художественный музей[d], Музей искусств Далласа[d], Kimbell Art Museum[d], Национальная галерея старинного искусства[d], Ко­ле­хио-дель-Пат­ри­ар­ка[d], Валенсия нәфис сәнгать музее[d], Fine Arts Museum of Asturias[d], John and Mable Ringling Museum of Art[d], Уодсворт Атенеум[d], Пинакотека Брера[d], National Sculpture Museum[d], Галерея Коркоран[d], Гарвардский художественный музей[d], Художественный музей Принстонского университета[d], Agnes Etherington Art Centre[d], Chrysler Museum of Art[d], Художественный музей Сан-Диего[d], Mildred Lane Kemper Art Museum[d], Музей Медоуз (Даллас)[d], Музей изобразительных искусств Бильбао[d], Государственный музей изящных искусств в Гаване[d], Монреальский музей изящных искусств[d], Музей изобразительных искусств[d], Бруклинский музей[d], Муниципальный музей искусств Хуана Карлоса Кастаньино[d], Нижегородский государственный художественный музей[d], Norton Museum of Art[d], Gallerie degli Uffizi[d], Галерея Эсте[d], Pontevedra Museum[d], Музей Соумайя[d], Museo Parroquial de el Bonillo[d], Лионский музей изобразительных искусств[d], Национальный музей искусства Каталонии[d], Национальная пинакотека Болоньи[d], Лондон милли галереясе[d], Национальные музей и галерея Каподимонте[d], Художественный музей Сан-Паулу[d], Государственные художественные собрания Дрездена[d], Национальная художественная галерея[d], Баварские государственные собрания картин[d], Национальный музей искусств Румынии[d], Художественный музей Филадельфии[d], Аппак[d], El Greco Museum[d], Художественный музей Индианаполиса[d], Музей изобразительных искусств[d], Lázaro Galdiano Museum[d], Музей Бенаки[d], Музей Боуз[d], Muzeum Diecezjalne w Siedlcach[d], Музей изобразительного искусства[d], Государственный музей искусств[d], Национальная галерея Канады[d], Cau Ferrat Museum[d], Венская академия изобразительных искусств[d], Эрмитаж музее[d], McNay Art Museum[d], Собрание Фонда Эмиля Бюрле[d], Кунстхаус Цюрих[d], Вустерский музей искусств[d], Художественный музей Уолтерса[d], Академия Каррары[d], Художественный музей Кливленда[d], Музей Нортона Саймона[d], Hispanic Society of America[d], Joslyn Art Museum[d], Музей Бонна-Эллё[d], Willumsens Museum[d], Musée des Beaux-Arts de Pau[d], Memorial Art Gallery[d], The Hyde Collection[d], Рейксмюсеум[d], Музей Монтсеррат[d], Galleria Parmeggiani[d], Библиотека-музей Виктора Балагера[d], Contini Bonacossi collection[d], Музей изобразительных искусств Сан-Франциско[d], The Phillips Collection[d], Национальный музей западного искусства[d], Национальный музей изящных искусств[d][15], Фонд Барнса[d], Прагада милли галерея, Ohara Museum of Art[d], Детройтский институт искусств[d], Пушкин ис. дәүләт тасвирый сәнгать музее[d], Художественный музей Цинциннати[d], Sınlı Sänğät Muzeyı, Думбартон-Окс[d], Нарвигия милли сәнгать, мигъмарият һәм дизайн музее[d], Музей Рейнхарта в городском саду[d], Государственное графическое собрание[d], Музей Род-Айлендской школы дизайна[d], Городская галерея в Афинах[d], Художественный музей Фогга[d], Берлинская картинная галерея[d], Rosenbach Museum & Library[d], Национальный музей Уэльса[d], Museo Diocesano de Arte Antiguo (Sigüenza)[d], Museo de la Trinidad[d], Национальный музей Кардиффа[d], Pollok House[d], Upton House[d], Goya Museum[d], College of Our Lady of Antigua[d], Испания патшасының Мадридтагы сарае[d], Wellcome Collection[d] һәм Museum of John Paul II Collection[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Файлы артиста по адресу Frick Art Research Library[d] һәм Smithsonian American Art and Portrait Gallery Library[d][16]
Каталог-резоне El Greco and his school[d], El Greco catalog raisonné, 1969[d], El Greco[d], El Greco, eine Einführung in das Leben und Wirken des Domenico Theotocopuli genannt El Greco[d], The complete paintings of El Greco, 1541-1614[d], El Greco[d] һәм Dominico Greco 1[d]
Commons Creator бите El Greco
 Эль Греко Викиҗыентыкта

Домéникос Теотоко́пулос (юнан телендә: Δομήνικος Θεοτοκόπουλος, IPA-el: ðoˈminikos θeotoˈkopulos; 1541 елның 1 октябре - 1614 елның 7 апреле),[17] киңрәк күбрәк Эль Греко (IPA es: el ˈgɾeko; "Грек") исеме астында мәгълүм - Испан Яңарышы грек рәссамы, сынчысы һәм архитекторы булган. Эль Греко кушамат булган, Теотокопулос “Эль Греко” кушаматына кешене килеп чыгыш иле яки шәһәре буенча билгеләү йоласы булган Италиядә алган. “Эль” артикленең кызык формасы венециан теленнән булырга мөмкин, яки күбрәк ихтималы булып испан теленнән, гәрчә испан телендә аның исеме “Эль Гриего” булыр иде.[18] Крит остасы Италиядә һәм Испаниядә гадәттә “Доминико Греко” дип мәгълүм булган һәм “Эль Греко” дип үлеменнән соң аталган булган.
Замандашы мәгълүматы буенча Эль Греко исемен килеп чыгыш урыныннан гына түгел, ә сәнгате нечкәлегеннән алган: "Ул зур абруеннан Грек дип аталган булган (итальян телендә: Il Greco)" (Эль Греко үлеменнән соң берничә елдан соң язылган Хроникаларында Джулио Чезаре Манчини комментарие.[19] һәм рәссам рәсемнәрен гадәттә Грек хәрефләре белән тумыштан бирелгән тулы исеме белән имзалаган һәм еш Κρής (грекча: Krḗs) сүзен өстәгән, аның борынгы юнан телендә мәгънәсе "Критлы". Эль Греко шул вакытта Венеция республикасы, Италия өлеше һәм пост-Византия сәнгате үзәге булган хәзерге Критта Кандия патшалыгында туган булган. Ул 26 яшендә башка грек рәссамнары кебек Венециягә сәфәр кылганчы өйрәнгән һәм шул традициянең остасы булган.[20] 1570 елда ул Римга күчкән, анда ул остаханә ачкан һәм эшләр сериясен башкарган. Италиядә торганда Эль Греко стилен маньеризм һәм шул вакытның берничә бөек рәссамнарыннан, билгеләп үтелергә тиешләрдән Тинторетто һәм Тицианнан Венеция Яңарышы элементлары белән баеткан. 1577 елда ул Испаниягә, Толедога күчкән, анда ул үлеменә кадәр яшәгән һәм эшләгән. Толедода Эль Греко берничә зур түләү кабул иткән һәм “Толедо манзарасы” һәм “Бишенче мөһер ачылу” кебек иң яхшы картиналарын җитештергән. Эль Греконың драматик һәм экспрессионистик стиле замандашлары тарафыннан гаҗәпләнү белән кабул ителгән булган, әмма 20-нче гасырга хуплауга ия булган. Эль Греко экспрессионизмның да, кубизмның да алдан килүчесе дип таныла, шул ук вакытта аның шәхесе һәм эшләре Райнер Мария Рильке һәм Никос Казантзакис кебек шагыйрьләр һәм язучылар өчен илһамлану чыганагы булган. Эль Греко хәзерге галимнәр тарафыннан шулкадәр индивидуальлеккә ия рәссам булып хаслана ки, ул бернинди шартлы мәктәпкә дә карамый.[18] Ул Византия һәм Көнбатыш рәсеме традицияләрен кушып борылмалы озынайтылган гәүдәләре һәм еш фантастик яки фантасмагорик пигментация өчен мәгълүм.[21]

Гаилә һәм иртә еллар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Богородица Успениесе (1567 елга кадәр, темпера, алтын белән каплау, агач, 61,4 × 45 см, Богородица Успениесе Соборы, Эрмуполис, Сирос) рәссамның Крит чоры ахырыда язылган. Поствизантия һәм маньеризм стилистик һәм иконографик элементларын берләштерә.

Эль Греко 1541 елда Крит утравында Фоделе авылында яки Кандия шәһәрендә (хәзер Ираклион) мөгаен Венециягә каршы восстаниедән соң Ханьядан Кандиягә куылган бай гаиләдә 1526 һәм 1528 ел арасында туган.[22]. Эль Греконың әтисе Георгиос Теотокопулос (1556 елда үлгән), сәүдәгәр һәм салым җыючы булган. Шулай ук юнан булган аның әнисе турында бернәрсә дә мәгълүм түгел[23]. Эль Греконың абыйсы, Мануссос Теотокопулос (1531 —1604 елның 13 декабре) бай сәүдәгәр булган һәм тормышының соңгы елларын (1603—1604) Эль Греконың Толедо йортында үткәргән[24].

Яшь чагында Эль Греко Крит мәктәбе кысаларында иконалар язу өйрәнгән. Моннан тыш, ул, мөгаен, борынгы юнан телен һәм латин телен өйрәнгән, моның турында аның үзеннән соң калдырган юнан телендә Тәүратны һәм Вазариның аннотацияләнгән басмасын керткән 130 томлы “эш китапханәсе” сөйли[25]. Кандия сәнгатьләр үзәге булган, анда көнчыгыш һәм көнбатыш мәдәният гармоник рәвештә бергә яшәгән, анда XVI гасыр дәверендә Италиянеке өлгесе буенча рәссамнар гильдиясен оештырган ике йөз тирәсе рәссам иҗат иткән[22]. 1563 елда, 22 яшендә Эль Греко документларның берсендә «оста» («маэстро Доменико») буларак искә алынган, бу аның тарафыннан оста статусына ирешкәнен һәм үз остаханәсен оештырырга мөмкинчелекне аңлата[26]. Өч ел соңрак, 1566 елның июнендә имзаланган контрактның шәһите булып, ул μαΐστρος Μένεγος Θεοτοκόπουλος σγουράφος (оста Менегос Теотокопулос, живописец) дип имза куйган. Өйрәнүчеләрнең күпчелеге Теотокопулосларны “бик ихтимал грек православиесенә караган гаилә” дип фараз итәләр[27], әмма кайбер католик чыганакларда каршы карашлар бар. Эль Греко күп Европаның католик өлешләренә күчкә грек фән һәм сәнгать эшлеклеләре кебек Криттан киткәннән соң католиклыкка күчкән һәм Испаниядә католиклык практикалаган, анда васыятендә үзен “дини католик” дип тасвирлаган дип раслана. Шулай да, 1960-ынчы еллар башыннан Николас Панайотакис, Панделис Превелакис һәм Мария Константудаки кебек галимнәр тарафыннан үткәрелгән киң архив өйрәнүләр нәтиҗәләре Эль Греко һәм аның бабаларының грек православиесенә караганына төгәл күрсәтә. Аның исеме католик чукынулар язмаларында искә алынмаган, ә аның абыйсы православ дин әһеле булган[28]. Превелакис тагын да алга барып, Эль Греконың гомумән католиклык тотканында шик күрсәтә[29].

Крит чорының иң әһәмиятле эшләренең берсе аның темпера һәм агачта алтын капланыш белән ясалган 1567 елда киткәнче бераз гына вакыт алдан ясалган “Богородица Успениесе” иконасы булган, ул пост-Византия һәм Италия маньеризм стилистик һәм иконографик элементларын берләштерә һәм Крит мәктәбе стилистик элементларын кертә. Аның иҗатына караган башка эшләр арасында “Модена триптихы”н, “Ходай Анасын бала белән ясаучы Изге Лука” һәм “Волхвларның иелеш ясавы”н искә алырга кирәк[30]. 1563 елда, 22 яшендә, Эль Греко инде асаба рәссамнар гильдиясе остасы булган, үзенең остаханәсе җитәкчелегендә дип фараз ителә[31]. Берничә елдан соң ул Венециягә киткән һәм Критка беркайчан да кайтмаган.

Эль Греко ясаган сакланган портретларының иң иртәсе Джулио Кловио портреты, (як. 1570, киндер тукыма, май, 58 × 86 см, Каподимонте Музее, Неаполь). Эль Греконың дусты һәм яклаучысы Кловионың бу портреты Эль Греконың портретист буларак сәләтле булуына шәһадәт булып тора.
Волхвларың иелеше, 1568, Сумайя Музее, Мехико

1211 елдан бирле Крит Венециягә караганга күрә яшь Эль Греко өчен карьерасын анда дәвам итәргә табигый булган[18]. Аның күчешенең төгәл датасы төгәл мәгълүм түгел, галимнәрнең күпчелеге бу якынча 1567 елда булган дип фараз итә[f]. Аның Италиядә булуы турында мәгълүмат әз. Ул анда 1570 елга кадәр торган һәм мәшһүр миниатюрист булган дусты Джулио Кловиога язган хатыннан 80 яшен узганына карамастан һаман да егәрле булган Тицианның “дәвамчыларыннан” булган. Бу аның Тициан остаханәсендә эшләгәне, ә бәлки юк икәнен аңлатырга мөмкин. Кловио Эль Греконы “сирәк сәләт рәссамы” дип хаслаган[32]. 1570 елда Эль Греко Римга киткән, анда ул Венециядә өйрәнгәне ачык чагылган берничә эш ясаган[32]. Римда күпме калганы мәгълүм түгел, кайбер мәгълүматлар буенча ул Испаниягә китүенә кадәр Венециягә кайткан (як. 1575—1576) [33]. Римда Джулио Кловио рекомендациясе буенча[34] ул палаццо Фарнезеда кабул ителгән булган, анда кардинал Алессандро Фарнезе шәһәрнең сәнгать һәм интеллектуаль тормышының үзәген барлыкка китергән. Анда Эль Греко галим Фульвио Орсинины кертеп шәһәрнең интеллектуаль элитасы белән танышкан, аның тукымалар тупланмасы Эль Греконың җиде картинасы белән баетылган булган, алар арасында”Синай тавына манзара” һәм Джулио Кловио портреты булган[35]. Венециягә килгән башка Крит рәссамнарыннан аермалы буларак, Эль Греко стилен шактый үзгәрткән һәм үзен дини сюжетларның яңа һәм гадәти булмаган интерпретацияләрен эшләп чыгарып чагылдырган [36]. Аның Италия чоры эшләре Венеция Ренессансы стиле йогынтысында ясалган — Тинторетто эшләре турында искә төшерүче озынайтылган фигуралар һәм аны Тициан белән берләштерүче төсле хроматик гамма[18]. Венеция осталары аны ачык яктылык тирәсендә күп фигуралы композицияне оештырырга өйрәткәннәр. Кловио язганча Эль Грекога бер җәйге көнне килгәндә, рәссамны караңгы бүлмәдә тапкан, ул караңгылык “эчке яктылыгы”на комачаулаучы көндезге яктылыкка караганда фикерләү өчен алкышлы дип аңлаткан [37]. Римда булу Эль Греко стиленә маньеризм элементларын керткән — сәер перспективаны, киеренке позаларны һәм кайнар ишарәләрне[32].

Эль Греконың Римга килү вакытына, Микеланджело һәм Рафаэль бу дөньядан киткән булган инде, әмма һаман да яшь рәссамнар өчен кабатлау өчен мисал булып торганнар. Эль Греко үз рәссам карашларын, фикерләрен һәм стилен яклап Римда үз эзен калдырырга ният тулы булган [38]. Ул Корреджо һәм Пармиджаниноны мактап аерып күрсәткән[39], әмма Микеланджеллоның «Кыямәт суды»н оялмыйча тәнкыйтьләгән һәм папа Пий V-кә яңа кырысрак католик карашлар буенча фресканы тулысынча яңадан ясарга киңәш иткән[40]. Аны соңрак Микеланджело турында нәрсә уйлаганын сорагач, Эль Греко “ул яхшы кеше булган, әмма рәсем ясый бер дә белмәгән” дип җавап биргән[41]. Парадокс — Микеланджелоны тәнкыйтьләп һәм хөкемләп Эль Греко йогынтысыннан арына алмавын тапкан[42]. Ул рәссамның соңрак эшләрендә дә, мәсәлән, «Гайсә исеменә иелеш»тә чагыла[43]. “Гайсә сәүдәгәрләрне храмнан куа” эшендә мәшһүр рәссамнарның образларын кулланып (Микеланджело, Тициан, Кловио һәм, фараз иткәнчә, Рафаэль) Эль Греко осталарга ихтирамын күрсәтеп кенә калмаган, ә алар белән көндәш булырга максатын игълан иткән. Үз сүзләре күрсәткәнчә, Эль Греко Тициан, Микеланджело һәм Рафаэльне кабатлау өчен өлгеләр дип санаган[40]. XVII гасыр “Хроникалары”нда Джулио Манчини Эль Греконы Микеланджело карашларын янә карап чыгарга карар иткән рәссамнар рәтенә кертә[44].

Традицион булмаган рәссам карашларына (мәсәлән, Микеланджелоны илтифат итмәү) һәм шәхси хасиятләренә күрә Эль Греко Римда тиз күп санлы дошманнарга ия булган. Архитектор Пирро Лигорио аны “мокыт чит ил кешесе” дип атаган, ә күптән түгел табылган архив материалларында аның рәссамны сараеннан куган Фарнезе белән талашы чагылган[44]. 1572 елның 6 июнендә Эль Греко шуңа рәсми шикаять биргән. Берничә айдан соң, 1572 елның 18 сентябрендә Эль Греко Рим Изге Лука гильдиясенә рәссам-миниатюрист буларак әгъза кертемен түләгән[45]. Ел ахырында ул үз остаханәсен ачкан һәм ярдәмчеләр итеп Латанцио Бонастри де Лучиньяно һәм Франсиско Пребосте рәссамнарын яллаган[44].

Мәрьям Кыз Вознесениесе (1577—1579, киндер тукыма, май, 401 × 228 см, Чикаго сәнгать институты) Эль Греко тарафыннан Толедода изге Доминик монастыре өчен ясалган тугыз эшнең берсе, Испаниядә беренче заказ.
Изге. Ильдефонс Толедолы (1603), фрагмент

1577 елда Эль Греко Мадридка киткән, ә аннан Толедога, анда ул соңыннан төп эшләрен ясаган[46]. Ул вакытта Толедо “данлыклы үткән, чәчәк атучы хәзерге заманы һәм билгесез киләчәге” белән күп кешеле шәһәр һәм Испаниянең дини башкаласы булган[47]. Римда Эль Греко кайбер интеллектуалларның ихтирамын казанган, әмма шулай ук тәнкыйтьчеләр дошманлыгы белән очрашкан[48]. 1570-енче еллар чорында Испания короле Филипп II Эскориал монастырь-сараен төзегән һәм эчке җиһазланыш өстендә эш өчен осталар эзлгәндә шактый катлаулыкларга очраган. Тициан шул вакытка үлгән булган инде, Тинторетто, Паоло Веронезе һәм Антонис Мор Испаниягә барудан баш тартканнар. Филипп әзрәк сәләтле булган Хуан Фернандес де Наварретега мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган, аның gravedad y decoro («җитдилеге һәм әдәплелеге») королнаходили одобрение у короля. Әмма 1579 елда Фернандес үлгән булган[49].

Кловио һәм Орсини Эль Греконы дин белгече һәм Филипп якыны Бенито Монтано, галим Педро Чакон һәм Толедо соборы настоятеле Диего де Кастил улы Луис де Кастилья белән очраштыртканнар[50]. Кастилья гаиләсе белән яхшы мөнәсәбәтләр Эль Грекога Толедода эшкә эре заказлар китерер иде. Ул Толедога 1577 елның июлендә килгән һәм изге Доминик монастырен бизәү өчен тугыз эшкә һәм Толедо соборы ризницасы өчен «Гайсәдән кием салу»га контракт имзалаган[51]. 1579 елның сентябренә ул монастырь өчен "Өчлек”не һәм “Мәрьям Кыз Вознесениесе” кертеп барлык тугыз эшне дә тәмамлаган. Бу эшләрне ясап Эль Греко Толедода ат казанган[45]. Эль Греко Толедода калырга ниятләмәгән, аның максаты Филипп II сарай янына эләгү булган [52]. Ул ике мөһим король заказына — «Гайсә исеменә иелеш» («Филипп II бакканы: Изге лига аллегориясе») һәм «Изге Маврикий газаплануы»на ия булган. Әмма корольгә эшләр ошамаган, ул изге Маврикийны җыелышлар залында капелла урынына урнаштырырга кушкан һәм Эль Грекога бүтән заказлар бирмәгән[53]. Корольнең канәгать булмау сәбәпләре мәгълүм түгел. Кайбер галимнәр фаразынча Филипп замандашларның дини сюжетта сурәтләнүен хупламаган[53], башкалар фикеренчә Эль Греко эшләре Контрреформациянең сурәтнең эчтәлегенең стиль өстеннән өстенлее турында төп кагыйдәне бозган[54]. Филипп художество заказлары башкарылуына зур игътибар биргән һәм сайлау ләззәтенә ия булган; Бенвенуто Челлининың күптән көтелгән распятиесе шулай ук корольне канәгатьләндермәгән һәм әзрәк игътибар бирелгән урынга җибәрелгән булган. Филиппның Федерико Цуккаро белән киләсе эшләп каравы тагын да уңышсызрак булган[55]. Ничек булса да, Филиппның канәгатьсез булуы Эль Греконың король яклавына барлык өметләренә ахыр куйган[45].

Олы яше һәм соң еллары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Граф Оргасны күмү (1586—1588, киндер тукыма, май, 480 × 360 см, Сан-Томе чиркәве, Толедо), хәзерге заманда Эль Греконың иң мәшһүр эшләренең берсе, асаба риваять сурәтләнгән. Бик зур тукыма, төгәл итеп ике зонага – күк һәм җир бүленә, алар композицион берләштерелгән.

Король яклавына ирешмичә Эль Греко Толедода калырга мәҗбүр булган, анда ул бөек рәссам буларак кабул ителгән булган[56]. Шагыйрь һәм дәгъвачы Ортенсио Парависино сүзләре буенча, «Крит аңа рәссам тормышын һәм һөнәрен биргән, ә Толедо яңа Ватаны булган, анда үлеменнән соң ул мәңге тормышка ирешкән»[57]. 1585 елда Эль Греко ярдәмче Франсиско Пребостены яллаган һәм остаханәне нигезләгән, анда картиналардан башка алтарь рамнары һәм сыннарны ясап булган[58]. 1586 елның 12 мартында Эль Греко соңыннан аның иң мәшһүр эшләренең берсе булып киткән «Граф Оргасны күмү» картинасына заказ алган[59]. 1597 һәм 1607 еллар арасында унъеллык Эль Греко өчен киеренке эш чоры булган. Ул вакытта ул берничә зур заказ алган һәм аның остаханәсе төрле дини учреждениеләр өчен живопись һәм сын ансамбльләре барлыкка китерү белән шөгыльләнгән булган. Шул вакытның эре эшләре арасында Толедода Сан-Хосе капелласы өчен өч алтарьны (1597—1599); Мадридта Мария Арагонлы коллегиясе чиркәве алтаре өчен өч тукыма (1596 – 1600); Ильескаста Мәрхәмәтлелек чиркәве өчен төп һәм ян алтарьлар һәм шулай ук “Изге Ильдефонс Толедолы” тукымасы (1603—1605)[18]. Муниципалитет хезмәткәрләре төзегән “Мәрьям Кызның гөнаһсыз балага узуы” (1607—1613) тукымасын кабул итү протоколында Эль Греко “мәмләкәттә һәм аннан тыш иң бөек кешеләрнең берсе” буларак тасвирланган.[60]. 1607 һәм 1608 еллар арасында Эль Греко живопись, сынчылык һәм архитектура эшләре өчен түләү буенча Ильескаста Мәрхәмәтлелек госпитале белән озак судлашкан булган, бу һәм башка суд процесслары Эль Греко тормыш ахырында очраган акча җитмәү сәбәбе булган [61]. В 1608 елда Эль Греко соңгы зур заказын: Толедода Иоанна Чукындыручы госпитален алган[45]. Эль Греко Толедоны үз йорты иткән. Безгә кадәр килеп җиткән документлардан күренгәнчә 1585 елдан бирле ул Эскалона герцогларыннан 24 бүлмәле комплекс яллаган, ул аңа тормышы ахырына кадәр торак һәм остаханә булып хезмәт иткән[62]. Ул күп акча сарыф иткән, кайвакыт ул төшке аш ашаганда уйнар өчен музыкантлар яллаган булган. Ул өйләнмәгән дус кызы Херонима де Лас Куэвас белән яшәгәнме икәне мәгълүм түгел, гәрчә ул аңа бердәнбер улын тудырган. Хорхе Мануэль Теотокопули 1578 елда туган, шулай ук рәссам булган, әтисенә остаханәдә ярдәм иткән, студияне мирас итеп алгач аның композицияләрен күп еллар дәвамында кабатлаган. 1604 елда Хорхе Мануэль һәм Альфонса де Лос Моралесның улы туган, бу Эль Греконың оныгы, аның крёстные Толедо губернаторы һәм Эль Греконың дусты Грегорио Ангуло булган[61]. Тавера госпитале заказы өстендә эшләгәндә Эль Греко җитди авырый башлаган һәм бер айдан соң 1614 елның 7 апрелендә үлгән. Моңа кадәр берничә көн элек, 31 мартта ул васыять язган, анда улын васыятьне башкаручы итеп билгеләгән. Моңа аның ике грек дусты шәһит булган (Эль Греко Ватаны белән элемтәне беркайчан да югалтмаган)[63].Ул Санто-Доминго-эль-Антигуо монастыренда күмелгән булган[64].

Техника һәм стиль

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Гайсәдән кием салу (El Espolio) (1577—1579, киндер тукыма, май, 285 × 173 см, Толедо соборы) Эль Греконың иң мәшһүр алтарь картиналарының берсе.

Эль Греко стиленең төп принципы әсәрнең субъектив характеры өстеннән күзаллау һәм интуиция булган[41]. Эль Греко чама һәм нисбәтләр кебек классицизм критерийларын читкә этәргән. Ул алкыш сәнгать эзләвенең иң югары предметы, әмма рәссам алкышка бары тик катлаулы проблемаларны ачык җиңеллелек белән чишкәндә генә ирешә дип санаган[41].

«Төс тапшыруны сәнгатьнең иң зур катлаулылыгы дип саныйм».
Эль Греко, үз язмаларыннан.[65]

Эль Греко төсне живописьнең иң әһәмиятле һәм иң идарә итеп булмаган элементы дип санаган һәм төснең форма өстеннән беренчелеген раслаган[41]. Эль Грекога 1611 елда килгән рәссам һәм сәнгать теоретигы Франсиско Пачеко бу фикерне һәм шулай ук аның киң сылау белән язу манерасын хөкемләгән[66].

Сәнгать тарихчысы Макс Дворжак Эль Греконың иҗатын маньеризм һәм антинатурализм белән бәйләгән беренче галим булган[67]. Хәзерге өйрәнүчеләр Эль Греконың карашларын “типик маньерист” һәм аларны Ренессанс неоплатонизмы чыганагы дип саныйлар[68]. Джонатан Браун фикеренчә Эль Греко сәнгатьнең нәзек формасын барлыкка китерергә маташкан[69], Николас Пенни буенча “Испаниядә Эль Греко живописьтә тасвирлаучы омтылышларның күпчелеген инкарь итүче үз стилен барлыкка китерә алган”[70]. Соңрак эшләрендә Эль Греко тасвирламаска, ә драматиклаштырырга хас тенденцияне күрсәткән

[18]. Пачеко буенча Эль Греко манерасының тынгысызлыгы һәм кайвакыт тоела торган игътибарсызлыгы стиль хөрриятенә ирешүнең уйланган тырышулары белән бәйле[66]. Эль Греконың чагылдыру чараларына һәм эстетик принципларына хезмәт иткән аеруча озын һәм нәзек фигураларга һәм озынайтылган композицияләргә бирелгәне аны табигать законнарын читкә этәрү һәм композицияләрнең, бигрәк тә, алтарь бизәү өчен хезмәт иткәндә тагын да озайтуына китергән[71]. Кеше тәннәренең анатомиясе Эль Греконың соңгы эшләрендә тагын да бу дөньядан тыш булган, «Мәрьям Кызның гөнаһсыз балага узуы» өстендә эшләгәндә, Эль Греко “форма камил булсын һәм фигура белән иң начар булырга мөмкин киселүеннән арынсын өчен” картина өчен урынны 46 см га озынайтырга сораган. Эль Греконың соңгы эшләренең әһәмиятле яңалыгы булып форма һәм пространствоның үзара бәйләнеше, живопись поверхностеның ике тәшкиләт элементы арасында үскән үзара мөнәсәбәтләр тора. Бу бәйләнеш өч гасыр Сезанн һәм Пикассо эшләрендә яңадан тормышка кайткан[71]. Эль Греконың олы стиленең башка хасияте булып яктылык куллану тора. Дҗонатан Браун билгеләгәнчә “һәр фигура эчтә үз нурын тота яки күренмәгән чыганактан яктылыкны кире чагылдыра” [72]. Фернандо Мариас һәм Агустин Бустаманте Гарсиа, Эль Греконың кулъязма билгеләмәлренең дешифровкасын ясаган галимнәр рәссам тарафыннан яктылыкка бирелгән көчне христиан неоплатонизмы нигезендә яткан фикерләр белән бәйли[73]. Хәзерге фәнни өйрәнүләр Эль Греконың олы стиленең үсеше өчен Толедо әһәмиятен аерып күрсәтәләр һәм живописецның стилен әйләнә-тирәгә җайлаштырырга сәләтен ассызыклыйлар [74]. Гарольд Уэтей билгеләгәнчә, “грек килеп чыгышына һәм Италиядә художество әзерлегенә карамастан рәссам Испаниянең дини әйләнә-тирәсенә шулкадәр чумган ки, ул испан мистицизмының күренекле вәкиле булган». Ул Эль Греконың соң эшләре «Контрреформация чорында Рим-католик Испаниянең рухын чагылдыра» дип саный[18].

Эль Греко шулай ук натурщикның бите хасиятләрен генә сурәтләргә түгел, ә аның холкын чагылдырырга сәләтле шәп портретист булган[75]. Аның портретлары дини картиналар кебек күп санлы түгел, әмма дәрәҗәләре буенча ким түгел. Уэтей билгеләгәнчә «гади чаралар ярдәмендә рәссам хәтерләнә торган образлар барлыкка китергән, бу аны Тициан һәм Рембрандт белән беррәттән портретистлар арасында иң югары урынга урнаштыра»[18].

Эшләре өчен Эль Греко нечкә киндер тукыма һәм урта ябышкаклыклы май [76], шулай ук шул чорның гадәти пигментлары булган азурит, киноварь, крапп, охра һәм сурик, сирәк шул вакытта кыйммәтле ультрамаринны кулланган[77].

Фараз ителгән Византия тамырлары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Толедо манзарасы (c. 1596—1600, киндер тукыма, май, 47.75 × 42.75 см, Метрополитен-музей, Нью-Йорк) Эль Греко ясаган сакланып калган ике Толедо пейзажларының берсе.
Апостол Андрей һәм изге Франциск (1595, киндер тукыма, май, Прадо Музее, Мадрид), фрагмент, рәссамның грек телендә имзасы.

XX гасыр башыннан галимнәр Эль Греконың Византия тамырлары турында бәхәсләшәләр. Кайбер сәнгать тарихчылары Эль Греко иҗатының чыганаклары тулысынча Византия традицияләрендә ята һәм аның иң үзенчәлекле хасиятләре турыдан бабалары сәнгатенән килеп чыга дип раслаган[78], шул ук вакытта башкалар Византия стиле рәссам иҗаты белән берничек тә бәйләнмәгән дип раслаганнар[79].

Сироста рәссамның Крит чорыннан чын һәм имзаланган эше «Богородица Успениесе»н табу һәм шулай ук 1960-ынчы еллар башында киң архив эзләнүләре бу теорияләрнең яңарышына һәм яңадан карап чыгылуларына ярдәм иткән. Византия икона язу традицияләренә иярүгә карамастан, стильнең кайбер аспектлары Венеция йогынтысына ишарә итә һәм композиция православ Богородица Успениесе һәм католик Мәрьям Кыз Вознесениесе доктриналарын берләштерә [80]. XX гасырның Эль Грекога багышланган икенче яртысы әһәмияткә ия фәнни эшләрендә аның иҗатының күп интерпретацияләрен һәм фараз ителгән византийлыгын янә карау башкарылган булган[81]. Эль Греконың үз билгеләмәләрендә, аның уникаль стилендә һәм имзасында грек хәрефләрен куллануга нигезләнеп бу эшләрнең авторлары Византия традициясе һәм Эль Греко иҗаты арасында өзелмәс бәйләнешкә ишарә итәләр[82]. Марина Ламбраки-Плака билгеләгәнчә: «Италия йогынтысыннан еракта, аның Ватаны Кандия белән интеллектуаль охшаш урында, аның художество белем алуның Византия элементлары рәссамның соңгы эшләрендә чагылган яңа образлык концепция барлыкка килү ролен уйнаган»[83]. Ей возражают Оксфорд профессорлары Сирил Манго һәм Элизабет Джеффрис аңа каршы килеп «каршыда игъланнарга карамастан аның мәшһүр картиналарының бердәнбер Византия элементы ул аның грек хәрефләре белән имзасы» дип раслыйлар[84]. Никос Хаджиниколау « 1570 елдан Эль Греко эшләре Византия яки пост-Византия традициясенә карамый, ә көнбатыш-Европаныкына карый дигән фикерне әйтә. Италиядә барлыкка китерелгән эшләр Италия сәнгать тарихына карый, ә Испаниядә язылганнары Испания тарихына карый»[85].

Волхвларның иелеше (1565—1567, 56 × 62 см, Бенаки Музее, Афиннар). Эль Греко тарафыннан (Доменикос кулы белән ясалган - «Χείρ Δομήνιχου») имзаланган икона Кандиядә иске сандык капкачында язылган.

Британия сәнгать тарихчысы Дэвид Дэвис Эль Греко стиле тамырларының эзен аның грек христиан белем алуында һәм православ чиркәвенең литургик һәм церемониаль аспектлары турында хатирәләрендә таба. Дэвис фикеренчә Контрреформация дини мохите һәм маньеризм эстетикасы Эль Греконың шәхси стиле барлыкка килүенә китергән этәрү булган. Ул раслаганча Эль Греко иҗатын аңлауга ачкычлар Платон фәлсәфәсендә һәм неоплатонизмда, Плотин һәм Псевдо-Дионисий Ареопагит хезмәтләрендә һәм шулай ук чиркәү аталары хезмәтләрендә ята [86]. Резюме ясап, Прадо музее кураторы Хосе Альварез Лопера Эль Греконың соң иҗатында “Византия мотивлары” булуы ачык күренә, шулай да аның иҗатының Византия чыганакларына караган кайбер ачык булмаган моментларны дәвам итеп өйрәнергә кирәк дип билгеләп үткән[87].

Сын һәм архитектура

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эль Греко живописец буларак кына түгел, ә архитектор һәм сынчы буларак та танылган булган[88]. Гадәттә ул алтарь композициясен тулаем проектлаган, ул үзенә живопись сынчылык һәм архитектура эшләрен керткән, мәсәлән, Мәрхәмәтлелек госпитале өчен кебек. Ул госпиталь капелласы җиһазланышын ясаган, әмма ул ясаган агач алтарь һәм сыннар, мөгаен, югалтылган булган[89]. «Гайсәдән кием салу» өстендә эшләгәндә ул алтын капланган агачтан махсус алтарь ясаган булган, ул соңыннан изге Ильдефонсо могъҗизасын сурәтләүче үзәк өлеш астында кече сынчылык төркемнән кала җимерелгән булган[18].

«Мин теләсә нинди ракурста матур, зифа гәүдәле хатынны, күренеш законнары буенча зурайтылган һәм матурлыгын гына югалтачак кына түгел, ә гамьсез булачак хатынны күрергә шат булмас идем.»
Эль Греко, Витрувийның “Архитектура турында ун китап” тәрҗемәсенә билгеләмәләреннән[90].

Аның иң күренекле мигъмарият ирешүе шуның өчен шулай ук картиналар һәм сыннар ясаган Санто-Доминго-эль-Антигуо монастыре чиркәве булган [91]. Эль Греко живопись эшләренә архитектураны керткән рәссамнарга карый[92]. Пачеко аны “живопись, сынчылык һәм мигъмарият шагыйре” буларак хаслаган[41]. Витрувийның архитектура турында антик трактат кырларында калдырган билгеләмәләрдә Эль Греко Витрувийның классик пропорцияләргә, перспективага һәм математикага бирелгәнне хөкемли. Ул шулай ук Витрувийның караучыга кадәр араны компенсацияләү өчен нисбәтләрне бозу манерасы коточкыч формаларны тудыра дип санаган. Эль Греко архитектурада кагыйдәләр фикереннән үк җирәнгән, ул барысыннан да өстен иҗат хөрриятен ихтирам иткән һәм яңалыкны, күптөрлелекне һәм катлаулылыкны һәр төрле яклаган. Шулай да, бу фикерләр замандашлар аңлавы чикләүләреннән чыккан һәм кайтаваз тапмаган [92].

Үлемнән соң тәнкыйте

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу бөек мизгел иде: үлчәүнең бер савытында – сатып алып булмаслык вөҗдан, башкасында - империя, һәм син – кеше вөҗданы авыррак булып чыктың. Кыямәт Судында бу вөҗдан Ходай алдында тора ала, әмма хөкемләнер өчен түгел, ә хөкемләү өчен, чөнки кеше дәрәҗәсе, пакьлык һәм ирлек хәтта Ходайны да куркыта.
Никос Казандзакис, «Эль Греко алдында отчёт»

Изге Өчлек (1577—1579, 300 × 178 см, киндер тукыма, май, Прадо Милли музее, Мадрид), Санто-Доминго-эль-Антигуо чиркәве өчен эшләрнең бер өлеше.

Эль Греко эшләренә XVII гасыр башында беренче планга чыккан һәм XVI гасыр маньеризмның соңгы эзләрен кысрыклаган барокко принципларына ачык каршы булуына күрә аның үлеменнән соң өч гасыр дәвамында кимсетү белән караганнар. [18]. Эль Греко аңлашылмый торган дип саналган һәм әһәмиятле дәвамчылары булмаган[93]. Бары тик аның улы һәм берничә мәгълүм булмаган рәссам аның эшләренең тонык күчермәләрен ясаган. XVII- XVIII гасыр башы Испания комментаторлары аның осталыгын мактаганнар, әмма антинатуралистик стильне һәм катлаулы иконографияне тәнкыйтьләгәннәр. Антонио Паломино һәм Хуан Августин Сеан Бермудес кебек ул комментаторларның кайберәүләре аның соң эшләрен «көлдергеч» һәм «кимсетүгә лаеклы» дип атаганнар[94]. Паломино һәм Бермудесның карашы “сәер”, “оригиналь” һәм “эксцентрик” эпитетлары белән бизәлгән итеп испан историографиясендә еш кабатлана[95]. Шундый текстларда еш очраган “тирән эксцентриклык” гыйбарәсе “юләрлек”кә әверелгән.

XVIII гасыр ахырында романтизм эпохасы башлану белән Эль Греко турында янә сөйли башлаганнар[93]. Франция язучысы Теофиль Готье буенча, Эль Греко бөтен сәер һәм экстремаль сусавында Европа романтик хәрәкәтенең алдан килүчесе булган[96]. Готье Эль Греконы идеальным романтик каһарман дип санаган («сәләтле», «аңланмаган», «юләр») һәм Эль Греконың соң техникасы алдында сокланганын беренче булып чагылдырган[95]. Франция сәнгать белгечләре Захария Аструк һәм Поль Лефорт аның картиналарына киң кызыксыну уянуга ярдәм иткәннәр. 1890-ынчы елларда Парижда торган испан рәссамнары аны остаз итеп кабул иткәннәр[96]. Әмма инглиз телле күзаллауда ул 1899 елда Эфраим Чамберсның “Циклопедия” сүзләре буенча “Эскориалда куркыныч әйберләр ясаган” кеше булып калган[97].

1908 елда испан сәнгать белгече Мануэль Бартоломе Коссио Эль Греко эшләренең бөтен нәрсәне үзенә алучы каталогын бастырган, китапта Эль Греко испан мәктәбенең нигезләүчесе итеп тасвирланган булган[98]. Шул ук елда Веласкесны өйрәнергә омтылып Испаниягә француз импрессионизмы өйрәнүчесе Юлиус Мейер-Грефе килгән, әмма кинәт Эль Греко белән мавыгып киткән, үз тәэссоратларын ул “Испан көндәлеге” китабында язган, анда Эль Греко бөек рәссам итеп тасвирланган[99]. Эль Греко иҗатында Мейер-Грефе хәзерге заманның алдан билгеләнешен тапкан[100]. Мейер-Грефе Эль Греконың үз заманы сәнгатенә йогынтысын шундый сүзләр белән тасвирлаган:

Ул (Эль Греко) яңа мөмкинчелекләр патшалыгын ачкан. Хәтта ул үзе аларны тотып бетерә алмаган. Бар алдагы буыннар аның патшалыгында тора. Аның һәм остазы Тициан арасында аның һәм Ренуар яки Сезанн арасындагыдан күбрәк аерма бар. Шулай да, Ренуар һәм Сезанн тел тидермәслек оригиналь, чөнки Эль Греконың телен ул кулланганда кулланучы тарафыннан янә дә янә уйлап чыгарылмаганга күрә кулланып булмый.
Юлиус Мейер-Грефе, «Испан көндәлеге»[101]

Англия рәссам һәм тәнкыйтьчесе Роджер Фрай 1920 елда году заметил, что Эль Греко “аның чагылышлылыгы җәмәгатькә нинди йогынты ясый алуына тулы битарафлык” белән иҗат иткән архетипик гений буганып билгеләп узган. Фрай Эль Греконы хәзерге заманныкы гына түгел, ә бездән күп адым алдан бара торган һәм безгә юлны күрсәтер өчен борылып карый торган борынгы оста буларак тасвирлый[39]. Шул ук чорда, башка өйрәнүчеләр тарафыннан альтернатив, радикальрәк теорияләр тәкъдим ителгән булган. Офтальмологлар Август Голдшмидт һәм Герман Беритенс Эль Греко эшләрендә озынайтылган кеше фигуралары аның күрү белән проблемалары (мөгаен, прогресслаучы астигматизм һәм кылыйлык) сәбәпле, бу аны тәннәрне чынлыкта булганнан озынрак һәм перпендикулярга почмак астында күрергә мәҗбур иткән

[102] Табип Артуро Перрера Эль Греко стилен марихуана куллану белән бәйләгән[103]. «The New York Times» күзәтүчесе Майкл Киммельман билгеләп узганча «греклар өчен Эль Греко грек живописецы квинтессэнциясе булган, испаннар өчен — испан живописецы квинтэссенциясе булган»[39]. 1995 елда Эль Греконың “Изге Апостол Пётр” картинасын сатып алу өчен Афина Милли художество галереясе башкарган акча җыю буенча кампания күрсәткәнчә, Эль Греко иҗаты экспертлар һәм сәнгать бәяләүчеләр тарафыннан гына түгел, ә гади кешеләр тарафыннан да ихтирам ителә: 1,2 млн доллар җыелган булган һәм картина галерея өчен сатып алынган булган [104]. Эль Греко йогынтысы турында гомуми карашка резюме ясап Джеймс Картер 1980 елның апрелендә Эль Греко “шул заманның иң гадәти булмаган рәссамы” булган һәм ул “заманыннан өч-дүрт гасырга алдан узган” дип билгеләп узган[96].

Башка рәссамнарга йогынты

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бишенче мөһерне салу (1608–1614, киндер тукыма, май, 225 × 193 см, Метрополитен-музей, Нью-Йорк) Пикассоның “Авиньон кызлары” өчен илһамлану чыганагы булып санала.
Файл:Pablo Picasso - Desmoiselles d'Avignon.jpg
Пабло Пикассо “Авиньон кызлары” (1907, киндер тукыма, май, 243,9 × 233,7 см, Нью-Йорк хәзерге заман сәнгать музее) “Бишенче мөһерне салу” белән билгеле морфологик һәм стилистик охшашлыкка ия

Эль Греконың иҗатка карашлары галимнәр тарафыннан гына түгел янә каралган. Эфи Фондулаки буенча “рәссамнар һәм теоретиклар XX гасыр башыннан яңа Эль Греконы “ачканнар”, әмма процесста алар шулай ук үзләрен ачкан һәм күрсәткән»[105]. Эль Греконың чагылдыручанлыгы һәм төс гаммасы Эжен Делакруа һәм Эдуард Манега йогынты ясаган[106]. Мюнхен «Зәңгәр җайдак» художество төркеме буенча 1912 елда Эль Греко дөнья корылышында аның мистик-имманент конструкциясен сизгән, ул хәзерге буын өчен зур проблема булган[107]. Соң Эль Греконың морфологиясендә структур кодны, беренче булып күреп алган рәссам булып кубизмның алдан килүчеләрнең берсе Поль Сезанн булган[93]. Ике рәссамның чагыштырмача анализы аларның кеше тәнен бозып күрсәтү, кызыл һәм (тыштан гына) эшкәртелмәгән фоннар һәм пространство визуализациясендә охшашлык кебек гомуми элементларны күрсәткән[108]. Дж. Браун сүзләре буенча, «Сезанн һәм Эль Греко аларны аера торган гасырларга карамастан рухи бертуганнар»[109]. Фрай Сезанн аның бердәм һәм өзлексез пластик теманың дизайнның һәрбер өлешенә үтеп керүе бөек ачышын куллануын билгеләп үткән [Эль Греко] [110]. Символистлар һәм Пикассо үзенең Зәңгәр чорында Эль Греконың салкын төсләрен һәм аскетик анатомиясен куланган. «Авиньон кызлары» өстендә эшләү вакытында Пикассо дусты Игнасио Сулоага Париж студиясенә йөргән һәм Эль Греконың «Бишенче мөһерне салу» картинасын өйрәнгән (ул 1897 елда сатып алынган булган)[111]. «Авиньон кызлары» һәм «Бишенче мөһерне ачу» арасында бәйләнеш ике эшнең мотивлары арасында бәйләнеш һәм стилистик охшашлык анализланганнан соң ачыкланган булган[112]. Пикассоның иртә кубистик пробалары Эль Греко эшендә башка аспектларны ачыкларга тиеш булган: аның композицияләренең структур анализы, форманың күп кырлы сынуы, пространство һәм форманың үрелүе һәм блик спецеффектлары. Кубизмның бозылулар һәм вакытның материалистик чагылышы кебек кайбер хасиятләре Эль Греко эшләрендә аналогияләргә ия. Пикассо сүзләре буенча, Эль Греконың асылы кубистик[113]. 1950 елның 22 февралендә Пикассо “Эль Грекодан кабатлап рәссам портреты” картинасыннан башка осталарга “кабатлау” сериясен башлаган[114]. Фондулаки раслаганча Пикассо «Мане тарафыннан башланган һәм Сезанн тарафыннан дәвам ителгән живопись кыйммәтләренең активациясе процессын ... тәмамлаган»[115]. Экспрессионистлар Эль Греконың экспрессив бозылуларында игътибарны тотканнар. Немец экспрессионизмның әйдәп барган рәссамнарының берсе Франц Марк сүзләре буенча “без Эль Греко эшенә ләззәт һәм тырышу белән карыйбыз, чөнки бу рәссамның даны безнең сәнгать турында яңа карашлар эволюциясенә тыгыз бәйле»[116]. Абстракт экспрессионизмның нигезләүчеләрнең берсе Джексон Поллок шулай ук Эль Греко йогынтысы астында булган. 1943 елга году Поллок Эль Греко эшләренең алтмыш рәсемен ясаган, ә аның китапханәсендә Крит остасына багышланган өч китап булган[117]. Хәзерге заман рәссамнары шулай ук Эль Греко сәнгате белән илһамланган булган. Киза Дҗонсон Эль Греко эше Гөнаһсыз Балага Узу картиналарын кайбер эшләренең композицион нигезе итеп кулланган, ә останың анатомик бозулары Фриц Чеснат портретларында чагылган [118].

Эль Греконың шәхесе һәм иҗаты шагыйрь Райнер Мария Рильке өчен илһамлану чыганагы булган. Аның поэмаларның берсе (Himmelfahrt Mariae I.II., 1913) туры Эль Греконың “Гөнаһсыз узуы”нда нигезләнгән булган[119]. Эль Грекога олы рухи якынлыгын тойган грек язучысы Никос Казандзакис Крит рәссамына ихтирам күрсәтеп автобиографиясен «Эль Греко алдында отчёт» дип атаган[120].

1998 елда грек композиторы Вангелис «Эль Греко» симфоник альбомын чыгарган, ул иртәрәк «Foros Timis Ston Greco» (Дань уважения Эль Грекога ихтирам бүләге) альбомының үсеше булган. Крит рәссамының тормышы бергәләп Греция, Испания һәм Британия төшергән “Эль Греко” фильмы темасы булган. Төшерүләр 2006 елның октябрендә башланган, бер елдан соң фильм экраннарга чыккан[121]. Яннис Смарагдис режиссёр булган, баш рольне британ актёры Ник Эшдон башкарган[122].

Эшләр атрибуциясе работ

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Моденский триптихы (1568, темпера, агач, 37 × 23.8 см (үзәк панель), 24 × 18 см (ян панельләр), д’Эсте галереясе, Модена) Эль Грекога караган зур булмаган композиция.
Δομήνικος Θεοτοκόπουλος ἐποίει. Эль Греко имзасы. Исемнән соң ул ἐποίει (“моны эшләгән”) дип өстәгән. “Мәрьям Кыз Вознесениесе”ндә ул δείξας «моны сурәтләгән» сүзен кулланган

Эль Греко эшләренең төгәл саны бик бәхәсле тема булган. 1937 елда сәнгать тарихчысы Родольфо Палуччини Эль Грекога караган эшләрнең санының шактый артуына китергән әһәмиятле өйрәнү чыгарган. Палуччини Моденада д’Эсте галереясендә сакланган зур булмаган триптих Эль Грекога караган дип язган. Моның өчен нигез булып Модена триптихының үзәк панеленең арткы өлешендә Χείρ Δομήνιχου “Доменикос кулы белән эшләгән” оста имзасы торган.[123]. Триптих чынлап та Эль Греконың иртә эше булганы турында консенсуска килешенгән булган, шуңа күрә Паллучини басмасы рәссамның эшләр атрибуциясе өчен критерий булган[124]. Шулай да Һарольд Уэтей Модена триптихы авторлыгын инкарь иткән һәм 1962 елда күпкә кыскартылган эшләр базасы белән каталог-резоне чыгарган. Сәнгать тарихчысы Крит остасына 787-дән 829 га кадәр картина карый дип әйтсә, Уэтей аларның санын 285 чын әсәргә кыскарткан, ә испан сәнгатенең немец өйрәнүчесе Хальдор Синер бары тик 137-не таныган[125]. Уэтей һәм башка галимнәр Крит аның формалашуында ниндидер катнашу башкарганын инкарь иткәннәр һәм Эль Греко эшләре исемлегеннән рәт әсәрне чыгаруны яклаганнар[126]. 1962 елдан бирле “Богородица Успениесе”н табу һәм киң архив өйрәнүләре галимнәрне Уэтей бәяләмәләре бик үк коррект түгел һәм аның карашлары Эль Греконың барлыкка килүнең, үсешнең һәм иҗатның бөтен табигатенең аңлавын бозарга мөмкин булуда инандырган. “Успение”не табу тагын өч «Doménicos» дип имзаланган әсәрнең Эль Грекога атрибуциясенә китергән (Модена триптихы, «Мәрьям ананы Бала белән ясаучы Изге Лука», һәм «Волхвларның иелеше»), ә шуннан соң имзаланган яки имзаланмаган зур микъдар эшләрнең аутентик булып танылуга китергән (мәсәлән, 1566 елда ясалган «Гайсә Кичерешләре» (Pietà with Angels))[127], алар Эль Греконың иртә әсәрләре төркеменә кертелгән булган. Эль Греко хәзер Критта формалашкан рәссам буларак карала; рәт эшләр аның иртә стиленә яктылык сипкән, аларның кайберләре ул Критта булганда әле ясалган булган, кайберәүләре Венеция чоры вакытында, ә кайберәүләре аның шуннан соң Римда булуы вакытында[81]. Хәтта Уэтей «ул [Эль Греко], Моденада д’Эсте галереясеннән кечкенә бәхәсле триптихны, мөгаен, Криттан киткәнче ясаган” дип таныган[128].Шулай да Эль Греконың аутентик әсәрләре саны турында бәхәсләр тынмый һәм ул караш аермасы нигезендә Уэтей резонесы статусы ята[129]. Эль Грекога берничә сын карый дип әйтелә, шул исәптән “Эпиметей һәм Пандора”. Бу шөбһәле атрибуция Пачеко күрсәтмәләрендә нигезләнгән (ул Эль Греко студиясендә рәт сынчык күргән, әмма алар бары тик модель булырга мөмкин булган). Эль Греконың сакланып калган әсәрләре арасында шулай ук дүрт рәсем бар; аларның өчесе Санто-Доминго-эль-Антигуо алтаре өчен әзерлек эшләре булып тора, ә дүртенчесе аның “Распятие” картинасы өчен өйрәнү [130].

  1. 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. 2,0 2,1 KulturNav — 2016.
  3. 3,00 3,01 3,02 3,03 3,04 3,05 3,06 3,07 3,08 3,09 3,10 RKDartists
  4. Greco шаблон автора на Викискладе
  5. Gran Enciclopèdia CatalanaGrup Enciclopèdia, 1968.
  6. Deutsche Nationalbibliothek Record #118722778 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  7. Kunstindeks Danmark
  8. Itaú Cultural Enciclopédia Itaú CulturalSão Paulo: Itaú Cultural, 2001. — ISBN 978-85-7979-060-7
  9. https://www.museodelprado.es/aprende/enciclopedia/voz/greco-el-domenicos-theotocopoulos/d2498a3b-99c4-4603-b4c5-07b6840808d0
  10. https://www.nga.gov/features/slideshows/el-greco-spanish-1541-1614.html
  11. http://pba-opacweb.lille.fr/fr/search-notice?type=list&filters%5Bfacets.id%5D%5B%5D=5cc2aedf5c0284355b8b4b6e
  12. NMVW-collection website
  13. https://goulandris.gr/en/artwork/el-greco-the-holy-face
  14. https://collections.frick.org/people/102/el-greco/objects
  15. https://www.bellasartes.gob.ar/
  16. https://library.si.edu/art-and-artist-files
  17. Campoy, Antonio Manuel (31 July 1970). Museo del Prado. Giner.
  18. 18,00 18,01 18,02 18,03 18,04 18,05 18,06 18,07 18,08 18,09 "Greco, El". Encyclopædia Britannica. 2002. 
  19. P. Prevelakis, TheotocópoulosКалып:SndBiography, 47
  20. J. Brown, El Greco of Toledo, 75–77
  21. M. Lambraki-Plaka, El Greco – The Greek, 60
  22. 22,0 22,1 M. Lambraki-Plaka, El Greco—The Greek, 40-41
  23. M. Scholz-Hansel, El Greco, 7
    * M. Tazartes, El Greco, 23
  24. M. Scholz-Hansel, El Greco, 7
    *"Theotocópoulos, Doménicos". Encyclopaedia The Helios. 1952. 
  25. Richard Kagan in, J. Brown, El Greco of Toledo, 45
  26. J. Brown, El Greco of Toledo, 75
  27. X. Bray, El Greco, 8
    * M. Lambraki-Plaka, El Greco—The Greek, 40-41
  28. P. Katimertzi, El Greco and Cubism
  29. H.E. Wethey, Letters to the Editor, 125—127
  30. D. Alberge, Collector Is Vindicated as Icon is Hailed as El Greco(үле сылтама)
  31. N.M. Panayotakis, The Cretan Period of Doménicos, 29
  32. 32,0 32,1 32,2 M. Lambraki-Plaka, El Greco—The Greek, 42
  33. A.L. Mayer, Notes on the Early El Greco, 28
  34. Herbermann, Charles, ed. (1913). «Domenico Theotocopuli (El Greco)». Catholic Encyclopedia. New York: Robert Appleton Company.
  35. M. Scholz-Hansel, El Greco, 19
  36. R.G. Mann, Tradition and Originality in El Greco’s Work, 89
  37. M. Acton, Learning to Look at Paintings, 82
  38. M. Scholz-Hänsel, El Greco, 20
    * M. Tazartes, El Greco, 31-32
  39. 39,0 39,1 39,2 M. Kimmelman, El Greco, Bearer Of Many Gifts 2007 елның 11 март көнендә архивланган.
  40. 40,0 40,1 M. Scholz-Hänsel, El Greco, 20
  41. 41,0 41,1 41,2 41,3 41,4 M. Lambraki-Plaka, El Greco—The Greek, 47-49
  42. A. Braham, Two Notes on El Greco and Michelangelo, 307—310
    * J. Jones, The Reluctant Disciple 2011 елның 11 март көнендә архивланган.
  43. L. Boubli, Michelangelo and Spain, 217
  44. 44,0 44,1 44,2 M. Tazartes, El Greco, 32
  45. 45,0 45,1 45,2 45,3 Brown-Mann, Spanish Paintings, 42
  46. "Greco, El". Encyclopædia Britannica. 2002. 
    * M. Tazartes, El Greco, 36
  47. Brown-Kagan, View of Toledo, 19
  48. M. Tazartes, El Greco, 36
  49. Trevor-Roper, Hugh; Princes and Artists, Patronage and Ideology at Four Habsburg Courts 1517—1633, Thames & Hudson, London, 1976, pp. 62-68
  50. M. Lambraki-Plaka, El Greco—The Greek, 43-44
  51. M. Irving (2004-02-09). How to Beat the Spanish Inquisition. The Independent, archived at highbeam.com. әлеге чыганактан 2012-11-06 архивланды. 2011-08-20 тикшерелгән.
  52. M. Lambraki-Plaka, El Greco—The Greek, 45
  53. 53,0 53,1 M. Scholz-Hansel, El Greco, 40
  54. M. Lambraki-Plaka, El Greco—The Greek, 45
    * J. Brown, El Greco and Toledo, 98
  55. Trevor-Roper, op cit pp. 63, 66-69
  56. J. Pijoan, El Greco—A Spaniard, 12
  57. L. Berg, El Greco in Toledo. kaiku.com. әлеге чыганактан 2009-05-28 архивланды. 2011-08-20 тикшерелгән.
  58. Brown-Mann, Spanish Paintings, 42
    * J. Gudiol, Iconography and Chronology, 195
  59. M. Tazartes, El Greco, 49
  60. J. Gudiol, El Greco, 252
  61. 61,0 61,1 M. Tazartes, El Greco, 61
  62. "Theotocópoulos, Doménicos". Encyclopaedia The Helios. 1952. 
  63. M. Scholz-Hansel, El Greco, 81
  64. Hispanic Society of America, El Greco, 35-36
    * M. Tazartes, El Greco, 67
  65. Marias-Bustamante, Las Ideas Artísticas de El Greco, 80
  66. 66,0 66,1 A. E. Landon, Reincarnation Magazine 1925, 330
  67. J.A. Lopera, El Greco: From Crete to Toledo, 20-21
  68. J. Brown, El Greco and Toledo, 110
    * F. Marias, El Greco’s Artistic Thought, 183—184
  69. J. Brown, El Greco and Toledo, 110
  70. N. Penny, At the National Gallery 2016 елның 17 апрель көнендә архивланган.
  71. 71,0 71,1 M. Lambraki-Plaka, El Greco, 57-59
  72. J. Brown, El Greco and Toledo, 136
  73. Marias-Bustamante, Las Ideas Artísticas de El Greco, 52
  74. N. Hadjinicolaou, Inequalities in the work of Theotocópoulos, 89-133
  75. The Metropolitan Museum of Art, El Greco 2007 елның 12 гыйнвар көнендә архивланган.
  76. Waldemar Januszczak (Ed), Techniques of the World’s Great Painters, Chartwell, New Jersey, 1980, pp. 44-47.
  77. Greek painters at ColourLex.
  78. R. Byron, Greco: The Epilogue to Byzantine Culture, 160—174
    * A. Procopiou, El Greco and Cretan Painting, 74
  79. M.B Cossío, El Greco, 501—512
  80. Robin Cormack (1997),199
  81. 81,0 81,1 Cormack, R.; Vassilaki, M. {{{башлык}}}(ингл.) // Apollo(ингл.) : magazine. — ISSN 0003-6536. Архивировано из первоисточника 17 март 2014.
  82. R.M. Helm, The Neoplatonic Tradition in the Art of El Greco, 93-94
    * A.L. Mayer, El Greco—An Oriental Artist, 146
  83. M. Lambraki-Plaka, El Greco, the Puzzle, 19
  84. Mango-Jeffreys, Towards a Franco—Greek Culture, 305
  85. N. Hadjinicolaou, El Greco, 450 Years from his Birth, 92
  86. D. Davies, «The Influence of Neo-Platonism on El Greco», 20 etc.
    * D. Davies, the Byzantine Legacy in the Art of El Greco, 425—445
  87. J.A. Lopera, El Greco: From Crete to Toledo, 18-19
  88. W. Griffith, Historic Shrines of Spain, 184
  89. E. Harris, A Decorative Scheme by El Greco, 154
  90. Lefaivre-Tzonis, The Emergence of Modern Architecture, 165
  91. I. Allardyce, Historic Shrines of Spain, 174
  92. 92,0 92,1 Lefaivre-Tzonis, The Emergence of Modern Architecture, 164
  93. 93,0 93,1 93,2 M. Lambraki-Plaka, El Greco—The Greek, 49
  94. Brown-Mann, Spanish Paintings, 43
    * E. Foundoulaki, From El Greco to Cézanne, 100—101
  95. 95,0 95,1 E. Foundoulaki, From El Greco to Cézanne, 100—101
  96. 96,0 96,1 96,2 J. Russel, Seeing The Art Of El Greco As Never Before 2009 елның 15 март көнендә архивланган.
  97. Talbot Rice, Enjoying Paintings, 164
  98. Brown-Mann, Spanish Paintings, 43
    * E. Foundoulaki, From El Greco to Cézanne, 103
  99. Talbot Rice, Enjoying Paintings, 165
  100. J.J. Sheehan, Museums in the German Art World, 150
  101. Julius Meier-Graefe, The Spanish Journey, 458
  102. Chaz Firestone, On the Origin and Status of the «El Greco Fallacy» 2014 елның 17 март көнендә архивланган.
  103. M. Tazartes, El Greco, 68-69
  104. M. Lambraki-Plaka, El Greco—The Greek, 59
    * Athens News Agency, Greece buys unique El Greco for 1.2 million dollars 2007 елның 29 сентябрь көнендә архивланган.
  105. E. Foundoulaki, From El Greco to Cézanne, 113
  106. H.E. Wethey, El Greco and his School, II, 55
  107. E. Foundoulaki, From El Greco to Cézanne, 103
  108. E. Foundoulaki, From El Greco to Cézanne, 105—106
  109. J. Brown, El Greco of Toledo, 28
  110. M. Lambraki-Plaka, From El Greco to Cézanne, 15
  111. C.B. Horsley, The Shock of the Old 2006 елның 12 ноябрь көнендә архивланган.
  112. R. Johnson, Picasso’s Demoiselles d’Avignon, 102—113
    * J. Richardson, Picasso’s Apocalyptic Whorehouse, 40-47
  113. E. Foundoulaki, From El Greco to Cézanne, 111
    * D. de la Souchère, Picasso à Antibes, 15
  114. E. Foundoulaki, From El Greco to Cézanne, 111
  115. E. Foundoulaki, Reading El Greco through Manet, 40-47
  116. Kandinsky-Marc, Blaue Reiter, 75-76
  117. J.T. Valliere, The El Greco Influence on Jackson Pollock, 6-9
  118. H.A. Harrison, Getting in Touch With That Inner El Greco 2017 елның 10 июнь көнендә архивланган.
  119. F. Naqvi-Peters, The Experience of El Greco, 345
  120. Rassias-Alaxiou-Bien, Demotic Greek II, 200
    * Sanders-Kearney, The Wake of Imagination, 10
  121. El Greco, 2007 2011 елның 4 сентябрь көнендә архивланган., The Internet Movie Database
  122. Film on Life of Painter El Greco Planned. 2007 елның 11 март көнендә архивланган. Athens News Agency.
  123. M. Tazartes, El Greco, 25
  124. R. Pallucchini, Some Early Works by El Greco, 130—135
  125. M. Tazartes, El Greco, 70
  126. E. Arslan, Cronisteria del Greco Madonnero, 213—231
  127. D. Alberge, Collector Is Vindicated as Icon is Hailed as El Greco 2017 елның 1 март көнендә архивланган.
  128. H.E. Wethey, El Greco in Rome, 171—178
  129. R.G. Mann, Tradition and Originality in El Greco’s Work, 102
  130. El Greco Drawings Could Fetch £400,000 2017 елның 1 март көнендә архивланган., The Guardian
Китаплар һәм мәкаләләр
Онлайн-чыганаклар
 2010 елның 26 июнь көнендә архивланган.
 2011 елның 26 сентябрь көнендә архивланган.
 2012 елның 6 ноябрь көнендә архивланган.
  • Jones, Jonathan. The Reluctant Disciple, The Guardian (2004-01-24). 18 декабрь 2006 тикшерелде.