Дирбия
Внешний вид
Дирбия (халыкта - сбруй) - атны җигеп, ягъни дирбияләр кигезеп, аның белән идарә итү өчен кулланылган җайланмалар җыелмасы. Атны дирбияләрдән арындыру процессы - туару була.
Атланып йөрү өчен дирбиянең төп элементы булып - ияр тора.
Җигү бер атлы, берничә атлы, дугалы һәм дугасыз була.
Дугалы җигү җайланмалары:
- чөелдерекле һәм чөелдерек бавлы камыт,
- аеллы ияр яки ыңгырчак бавлы ыңгырчак,
- аркалык,
- бавыргалык,
- дуга (җигү),
- шлея,
- авызлыклы, тезгенле йөгән
- дилбегә,
- тезген
- тезген боҗрасы
Бер атлы дугасыз җигү предметлары:
- мичәү бавы эләктерелүче ияр элмәге һәм камыт,
- каешлы гортлар (чөелдерек урынына) тәртә белән камытны тоташтыра.
Пар атлы җигү предметлары:
- камыт ,
- күкрәк каешлары,
- мичәүләр,
- дилбегә, йөгән, авызлыклар.
Торыкча (ногавка) — атның очлыкларын җәрәхәтләрдән саклаучы аяк киеме.
Ияр япмасы — Атны салкыннан (кызудан), черкиләрдән саклаучы япма.
Аел — иярне, ыңгырчакны тоту каешы.
Авызлыксыз йөгән — авызлыгы булмаган йөгән.
Чумбур — авызлыксыз йөгәнле атны бәйләү бавы.
Хакамора — тимерсез йөгән.
Шпрунт — йөгән белән аелны тоташтыручы ярдәмче каеш.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]