Альбина Бурангулова
Альбина Бурангулова | |
---|---|
Туган | 10 май 1961 (63 яшь) Башкортстан, РСФСР, СССР яки Уфа, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | СССР |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт медицина университеты |
Һөнәре | табиб, галим |
Альбина Бурангулова (рус. Бурангулова Альбина Ванцетовна; 10 май 1961 ел, Уфа шәһәре) — галим-табиб, Башкортстан Республикасының атказанган табибы (2007). Башкортстан Республикасының дүртенче һәм бишенче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты. Җәмәгать эшлеклесе. «Бердәм Россия» Бөтенрусия сәяси фиркасе әгъзасы. Милләте — башкорт[1].
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Альбина Ванцет кызы Бурангулова 1961 елның 10 маенда Уфа шәһәрендә Башкорт АССР Югары суды судьясы, Башкорт АССР-ның атказанган юристы Бурангулов Ванцет Камил улы[2] гаиләсендә туган.
Югары белемле. Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлаган.
Хезмәт юлын 1996 елда Уфа шәһәренең 17-нче клиник хастаханәсендә табиб булып эшләүдән башлый.
1985 елдан — Уфа шәһәре 31-нче кала балалар поликлиникасында участок табибы.
1989 елдан — Уфа шәһәре 6 нчы балалар поликлиникасының баш табибы.
1996 елдан Уфа шәһәренең 8-нче балалар поликлиникасының баш табибы[1].
Җәмәгать эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2008 елда Башкортстан Республикасының дүртенче чакырылыш Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты итеп сайлана, Социаль сәясәт һәм сәламәтлек саклау буенча комитет җитәкчесе була. Башкортстан Республикасының 5-нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтаена Бердәм республика сайлау округыннан депутат итеп сайлана, Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары булып эшли[3].
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2007 елның 9 июнендә Бурангулова Альбина Ванцет кызына Башкортстан Республикасы Президентының УП-250-нче Указы белән «Башкортстан Республикасының атказанган табибы» дигән мактаулы исем бирелә[4].
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кияүдә. Гаиләдә бер кыз тәрбияләп үстергәннәр[1]
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Башкортстан Республикасының 5-нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутатлары
- Башкортстан Республикасының 4-нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутатлары
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 Бурангулова Альбина Ванцетовна
- ↑ 23 сентябрь
- ↑ В Уфе состоялся благотворительный концерт «Добра связующая нить», archived from the original on 2021-05-12, retrieved 2022-05-12
- ↑ Указ Президента РБ от 09.06.2007 N УП-250 "О присвоении звания «Заслуженный врач Республике Башкортостан» Бурангуловой Альбине Ванцетовне — главному врачу муниципального учреждения "Детская поликлиника № 8 "(үле сылтама)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Открытию гериатрических отделений при больницах нужно уделить особое внимание — Альбина Бурангулова 2021 елның 12 май көнендә архивланган.
- В парламенте усилен контроль за благотворительной деятельностью 2021 елның 12 май көнендә архивланган.