Агыйдел (шәһәр)
{{ТП |халәт = шәһәр |татар исеме = Агыйдел |чын исем = Иске Кабан (1982 елга кадәр) |ил = Россия |герб = Coat_of_Arms_of_Agidel_(Bashkortostan).png |байрак = Flag_of_Agidel_(Bashkortostan).png |герб киңлеге = 75px |байрак киңлеге = 100px
|lat_deg = 55|lat_min = 54|lat_sec = 00 |lon_deg = 53|lon_min = 56|lon_sec = 00 |CoordAddon = type:city(18900)_region:RU
|CoordScale = |ЯндексХарита = |ил харитасы зурлыгы = |төбәк харитасы зурлыгы = |район харитасы зурлыгы = 300 |төбәк төре = Республика |төбәк = Башкортстан |төбәк җәдвәлдә = |район төре = |район = |район җәдвәлдә = |җәмгыять төре = |җәмгыять = |җәмгыять таблицада = |ил харитасы = |төбәк харитасы = |район харитасы = |эчке бүленеш = |башлык төре = шәһәр башлыгы |башлык = Гәриев Радик |нигезләү датасы = 1764 |беренче телгә алу = |элеккеге исемнәр = |халәт = 1991 |мәйдан = |шәһәр = |биеклек төре = |ТП мәркәзе биеклеге = |климат = уртача |рәсми тел = |халык саны = 12 365 |исәп елы = 2010 |халык тыгызлыгы = |агломерация = |милли состав = |дини состав = |этнохороним = |сәгать кушагы = |DST = |телефон коды = |почта индексы = 452920 |почта индекслары = |автомобил коды = |Commons-та төркем = Agidel |сайт = http://adm-agidel.info
Иске Кабан авылы =
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Элек бу урында 1764 елда барлыкка килгән татар авылы була. 1870 елгы җанисәп вакытында Иске Кабан авылында 54 йорт-хуҗалык булып, аларда барлыгы 310 ир-ат, 343 хатын-кыз яшәгән. Авылда гөрләп мәчет эшләп килгән. Халык типтәр дип язылган.
1980 елның 15 апрелендә Яңа Кабан авыл Советы территориясендә Башкортстан атом электр станциясе төзи башлау өчен аның базасын һәм торак йортлар төзү урыны итеп Иске Кабан авылы яны билгеләнде.
Хәзерге көндә Иске Кабан авылы урынында, Сирай-тау башында Ак кала — Агыйдел балкый. Шәһәрнең уртасында кечкенә бакча бар. Анда элек Иске Кабан авылының зираты булган. Манаралы мәчет тә тора. Бакчаның икенче ягында ясалган курганның эченә уелып, кирпечтән зур гына стела корылган. Биредә Иске Кабан авылы буенча 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга мемориаль такта куелган.
Бистә, шәһәр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1982 елның 30 гыйнварында Яңа Кабан авыл Советы территориясендә барлыкка килгән яңа эшчеләр бистәсен (поселогын) теркәү турында БАССР Югары Советы Президиумы указ кабул итте. Бу указ белән аңа “Агыйдел” исеме бирелде.
Башкорт АССР Югары Советы карары белән 1991 елның 31 октябрендә Агыйдел эшчеләр бистәсе республика әһәмиятендәге шәһәрләр категориясенә кертелде. Шулай итеп, 1990 ел башына 200гә якын йорт-хуҗалыгы булган Иске Кабан авылы картадан бөтенләйгә төшеп калды.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1989[1] | 2002[2] | 2010[3] |
---|---|---|
16 067 | 18 721 | 16 370 |
Икътисади вазгыять
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Агыйдел шәһәре атом электр станциясе төзүнең база мәйданы буларак күзалланган һәм анда куәтле транспорт инфраструктурасы да булдырылган. 1990 елда экологик куркынычсызлык йөзеннән объект төзелеше туктатылды. Шәһәрдә эшсезлек бик каты. 2008 елга, кризиска кадәр үк биредә яшәүчеләрнең күпчелеге Нефтекамага, Себергә йөреп эшләде, малтабарлык белән шөгыльләнде.
Әлеге вакытта шәһәр икътисадының үсешендә “Агыйдел” порт зонасын оештыру кысаларында куе нефть продуктлары терминалын киңәйтү, тонык нефть продуктлары терминалын төзү, елга портын тергезү, склад базаларын яңарту, Агыйдел — Арлан автомобиль юлын тергезү һәм киңәйтү, Агыйдел — Нефтекама тимер юлының икенче тармагын төзү күздә тотыла.
Дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Фотогалерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Агыйдел мәчете
-
Агыйдел чиркәве звонницасы
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ Численность населения по населенным пунктам Республики Башкортостан, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-11-02
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мөхәммәт-Сафи Шакирҗанов. Сирай-тауда балкый Ак кала // (үле сылтама) Кызыл таң, 16 ноябрь, 2012 ел.