Эчтәлеккә күчү

Касыйм Миршан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Касыйм Миршан latin yazuında])
Касыйм Миршан
Туган телдә исем төр. Kazım Mirşan
Туган 4 июль 1919(1919-07-04)
Кытай, Голҗа
Үлгән 18 июль 2016(2016-07-18) (97 яшь)
Төркия, Мугла иле[d], Бодрум
Милләт татар
Ватандашлыгы Төркия Төркия
Әлма-матер Истанбул техник университеты[d]
Һөнәре төзүче-инженер, тарихчы-язучы

Касыйм Миршан, Касыйм (Кязим) Миршанов (Төркиядә: Kâzım Mirşan; 1919 елның 4 июле, Кытай, Голҗа2016 елның 18 июле, Төркия, Мугла иле, Бодрум) ― татар чыгышлы төркияле төзүче-инженер, төрки халыклар тарихын өйрәнүче, борынгы төрки тарихны популярлаштыру буенча берничә китап авторы.

1919 елның 4 июлендә Кытайның (Көнчыгыш Төркестан) Голҗа шәһәрендә татар гаиләсендә туган. Чыгышы белән Төмәннән булган эре сәнәгатьче Миркасыйм хаҗи Миршановның оныгы. Миркасыйм хаҗи оныгын 1932 елда Голҗадан Истанбулга (Төркия) укырга җибәргән[1]. 1940 елда Истанбулда Босфор урта мәктәбен тәмамлагач, Югары инженерлык мәктәбенә[d] (Истанбул техник университетының[d] элгәресе) укырга кергән. 1942 елда, өченче курста укыганда, ул Германиягә киткән һәм Берлиндагы Technische Schule да укыган.

Касыйм Миршан Плетцензее төрмәсенә Муса Җәлил янына килеп йөри. Соңгы тапкыр 1944 елның ноябрендә төрмәгә килә, әмма татарларның август аенда җәзалап үтерелүен әйтәләр һәм, аларныкы дип, тугыз дәфтәр тапшыралар. Әлеге тугыз дәфтәрне ул 1946 елда Римдагы СССР илчелегенә тапшыра. Татарча латин графикасында язуны укучы булмау сәбәпле, дәфтәрләр Мәскәүгә җибәрелгән. Касыйм Миршан төрмәдән алып чыккан тугыз дәфтәр Подольск шәһәрендәге ябык архивта саклана. Рафаэль Мостафин Касыйм Миршан белән очрашкан[2][3].

1946 елда Төркиягә кайткач, ул Расизм-туранчылык турындагы эш[d] (1944 елның 18 мае ― 1947 елның 31 марты) буенча шаһит сыйфатында чакыртылган. Истанбул техник университеты дип үзгәртелгән Югары инженерлык мәктәбендә ул югары гражданлык төзелешен өйрәнүне дәвам иткән һәм аны 1947 елда тәмамлаган[4].

Германиядә, Швейцариядә һәм Төркиядә инженер-төзүче булып эшләгәндә, ул борынгы төрекләрне хобби сыйфатында өйрәнә башлаган.

Алман, рус, инглиз һәм төрки телләрне (татар, үзбәк, башкорт, таранҗы, уйгыр, казакъ, кыргыз, азәрбайҗан, төрек) яхшы белүдән тыш, профессиональ тикшеренүләр өчен файдалы булган өчен итальян, латин һәм грек телләрен шактый яхшы өйрәнгән[5]. Миршан гомеренең күп өлешен борынгы төрки тарихын өйрәнүгә багышлаган. Язуның төркиләр тарафыннан б.э.к. 16000 елда уйлап чыгарылуы турындагы тезисны яклап, Казим Миршан Төркия тарихы шул ук елларга барып тоташа дип раслаган. Пирамидалар төзү технологиясе борынгы Мисырга төркиләргә кадәрге цивилизацияләр тарафыннан тапшырылган дигән нәтиҗә ясаган.

VIII һәм IX гасырларга караган, Орхон хәрефләре белән язылган язу

Тарихи эзләнүләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тарих буенча тезислар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Касыйм Миршанның Халук Таркан белән бергә яклаган диссертациясе 1930 елда Мостафа Кемаль Ататөрек инициативасы белән төзелгән кояш теле теориясен һәм Төрки тарих концепциясен[d] яклауга корылган булган. Ул төрек тарихы безнең эрага кадәр 16 000 елга барып тоташа дип раслый.

  • Язу төркиләр тарафыннан б.э.к. 16000 елда уйлап чыгарылган.
  • Көрд телендә төрек теленнән сүзләр булудан тыш, ул бу сүзләрне гарәп һәм фарсы телләренә дә күчергән.
  • Анатолиядә борынгы төркичә язылган кабер ташлары (эпитафияләр) табылган.
  • Борынгы Италиянең Римга кадәрге цивилизациясенә нигез салган этрусклар[d] төрки булган.
  • Этруск теле[d] борынгы төрки телгә нигезләнгән.
  • Бөтен Европа буйлап, Скандинавияне дә кертеп, 5000 нән артык төркичә язылган кабер ташлары (эпитафия) бар.
  • Бөтен дөнья әлифбаларының килеп чыгышы – Төрек әлифбасыннан.
  • Беренче төрек дәүләте Һуннар империясе түгел, ә Bir Oy Bil булган дигән фикердә торалар. Аннан соң At Oy Bil, Türükbil (эквиваленты: Гөктүрк) килә.
  • Төрек тарихының бик борынгы булырга тиешлеген Орхон язмалары исбатлый. Чөнки Орхон язмаларында кулланыла торган тел һәм тыныш билгеләре бу телнең иң алга киткән формасы дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Мондый тел формалашсын өчен ким дигәндә 3000 елга артка кайтырга кирәк. Казакъстанда, бу тезисны яклап һәм безнең эрага кадәр 600 ел белән даталанган кайбер язмалар табыла.
  • Бүген Кытай чикләрендә Мисырга кадәр үк төзелгән 300 метр биеклектәге пирамидалар барлыгы ачыкланды. Төркиләр шулай ук Мисырның борынгы мәдәниятенең бер өлеше булган дип раслана.
  • Норвегия, Швеция, Португалия һәм Франция мәгарәләрендәге язулар төрек штамплары (хәрефләр) белән укыганда мәгънә ала дип уйланыла.
  • Скифлар, ягъни саклар, төрки чыгышлы дип уйланыла[6].
  • Шулай ук этрусклар, троялылар, шумерлар, хеттлар һәм фригиялеләрнең борынгы мәдәниятендә төрки цивилизация булган дигән фикер дә бар.
  • Япония һәм Кытай цивилизацияләренә шулай ук б.э. к. 4000 еллар тирәсендә Үзәк Азиядән Кытайга һәм Япониягә күчеп килгән төркиләр керә.
  • Төрекләр Анатолиягә 1071 елда түгел, ә безнең эрага кадәр 7000 елларда киләләр. Диңгез белән чолгап алынган Анатолияне даими тәэмин итеп торган төрки күчмәннәре монда тоткарланып калалар һәм төрек халкын хасил итәләрр. Угызлар Анатолиягә килеп җиткәч, бер телдә сөйләшүче күп кенә төрки төркемнәр белән очрашалар.
  • Б.э.к. 10 000 еллар тирәсендә уртача климат һәм бөек күлләр булган Үзәк Азиянең кибүе һәм чүлгә әйләнүе белән төрки төркемнәр күрше илләргә таралган һәм башка мәдәниятләргә йогынты ясаган дип фаразлана. Төрки багланышлар шулай ук Американың төп халкы һәм Көньяк Америка мәдәниятләре нигезендә, Беринг бугазы аша үтеп, яшәп килгән дип уйланыла.
  • Грециянең төрекчәгә кадәрге атамасы İç-Üy-Ök дип уйланыла. шул ук вакытта грек эпитафияләрендә бу җәмгыять Анатолиядә тимерне бик яхшы эшкәрткән дип язылган. Әмма бу җәмгыятьнең сезонлы яшәве билгеле. Бу җәмгыятьнең төркиләргә кадәр булуы мөмкин дигән фикер әйтелгән.
  • Касыйм Миршан Мисыр-Синай пирамидаларындагы язулардан төрки язу эзләре тапкан.
  • Византиялеләр төрки теленең элгәресен кулланганнар.
Бодрум зиратындагы кабере

Тарихи аргументларына карашлар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Миршанның тезислары гадәттә фәнни дөньяда кабул ителми, академик карьера белән шөгыльләнүче кайбер тарихчылар тарафыннан тәнкыйтькә дучар булган[7].

Төрек телендә хезмәтләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. 1966: Türk Metriği
  2. 1970: ProtoTürkçe Yazıtlar
  3. 1978: Altı Yarıq Tigin (182)
  4. 1983: ProtoTürkçeden Bugünkü Kürtçeye
  5. 1983: Urgun-Selene Yazıtları için Kabul Olunan Tarih Tespitlerinin Yeniden Gözden Geçirilmesi
  6. 1985: Anadolu Prototürkleri
  7. 1990: Prototürk Bilginlerine Göre Astrofizik
  8. 1991: Bolbollar
  9. 1993: ProtoTürkçe Yazıtlar Hakkında Konferans
  10. 1993: Yazı İşretleri
  11. 1993: Alfabetik Yazı Başlangıcı ve Glozel Yazıtları
  12. 1994: Alfabetik Yazı Başlangıcı
  13. 1992: Tatarcanın Türk Alfabesi İle Yazılması (12)
  14. 1995: Side Bitigtaşları
  15. 1995: ÖzTürkçe "-sal" eki
  16. 1996: Preportekiz Bitigtaşları
  17. 1996: Barış Yolunda Eğitim
  18. 1997: Bugünkü Avrupa Dillerinde ProtoTürkçe İzleri
  19. 1996: Fiillerin İsim Ve Mastar Halleri İle Sıfat-Fiil ve Zarf-Fiil Alanlarında Bugünkü Avrupa Dillerinde Etrüskçe İzleri
  20. 1998: Dinlerin Gelişimi, Erken Türk Dininden Doğan Dinler, Side, Pre-portegiz, Glozel, Pre-Mısır, Etrüsk, Protpgrek ve Hinduizm, Tevrat, İncil, İslam
  21. 1998: Etrüskler, Tarihleri, Yazıları ve Dilleri
  22. 1999: Türk Takvimi
  23. 1999: Erken Türk Devletleri ve Türük Bil
  24. 2000: Sölgentaş Mağarası
  25. 2000: Bilge Atun Uquq: Türük Bilge Qağan Nine Bitig
  26. 2000: Moğulstandaki Kısa Yazıtlar
  27. 2000: Hiyeroglifler
  28. 2000: Avrupa, Sibir ve Orta Asyadaki En Eski Yazıtlara Dayanılarak Deşifre Edilen Pra-Mısır Hiyeroglifleri
  29. 2001: Makaleler
  30. 2003: Erken Türklerin Skandinavya Yazıtları

Инглизчә хезмәтләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. 1986: Univerzum bir çerçeve gibi Statik bir sistemidir?
  2. 1992: Anadoludan Piktogrammlar, Petroglifler, ISUB-ÖG ve UW-ON yazıtları
  3. 1992: Prototürk Bilginlere göre Kozmik invariansların Manipülasyonu
  4. 1996: Fiillerin İsim ve Mastar Halleri ile Sıfat-Fiil ve Zarf-Fiil alanlarında Bugünkü Avrupa Dillerinde Etrüskçe İzleri
  5. 2000: Avrupa, Sibir ve Orta Asyadaki En Eski Yazıtlara Dayanılarak Deşifre Edilen Pra-Mısır eserleri
  6. 2002: Eski Türk Bilginlerine göre Fizik ve Astrofizik Bilimi [The Science of Physics and Astrophysics According Old Tukish Scholars]
  7. 2003: Erken Türklerin Skandinavya Yazıtları
  8. 2003: Erken Türklerin Anadolu Yazıtları

Алманча хезмәтләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. 1968: Hiperstatik Sistemlerin Eşdeğer Yükler ile Hesabı
  2. 1973: Proto-Grekçe Yazıtların Deşifre Edilmesi
  3. 1993: Alfabetik Yazı Başlangıcı ve Glozel Yazıtları
  4. 1993: ProtoTürkçe Gramer
  5. 1996: Pro-Portekiz Yazıtları
  6. 1996: Türlü Dillerde Proto-Türkçe İzleri
  7. 1997: Etrüsk Yazıtları
  1. Kazim Mirşan - внук Миркасыма хаджи Миршанова. livejournal.com, 22.11.2022(рус.)
  2. Зилә Мөбәрәкшина. КФУ галиме Җәлилнең ябык архивтагы шигырьләре кайчан халыкка ирешәчәген фаразлады. Татар-информ, 19.02.2021
  3. Зилә Мөбәрәкшина. КФУ профессоры Нурфия Йосыпова: Муса Җәлилнең табылмаган утызлап шигыре бар. Татар-информ, 14.10.2022
  4. 'Reha Oğuz Türkkan'ı Jurnal Eden Kişi Ben(үле сылтама)
  5. prof-dr-kazim-mirsan-hayati-ve-savlari
  6. Dünyada Ortak Kültür Kökenindeki Türk Dili, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2024-11-12 
  7. Hulki Cevizoğlu, Tarih Türkler'de Başlar, Ceviz Kabuğu Yayınları, Eylül 2002. ISBN 979-975-6613-08-4, Eleştirilerden örnekleri: Bir süreden beri "Ceviz Kabuğu" programında Türk tarihi hakkında ipe sapa gelmez iddiaların yeniden ileri sürülmekte olduğunu öğrendim... (Prof.Dr. Semih Tezcan)